Туган авылым

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Фәния Әминованы күпләр белә – ул күп еллар дәвамында Урыссу авыл җирлеге башлыгы булып эшли.

Иске Урыссу авылында туып-үскән кызга, әлбәттә, башкалада белем алу, төрле тармакларда эшләү дәверендә туган ягыннан китеп торырга туры килгән, тик аны һәрвакыт уып үскән җире кире тартып торган.

 

- Дөресен әйтим, - ди Фәния Гамировна, – зур шәһәрләрнең ыгы-зыгысын һәм атмосферасын яратмыйм. Мин моны баштан ук аңладым, шуңа күрә шундук үзем өчен һөнәри юлымның туган авылым белән бәйле булачагын хәл иттем. Җирлек башлыгы эшенә килгәндә, бу өлкә минем өчен яңа булды дип әйтеп булмый. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, мин авыл советында баш хисапчы булып эшләдем бит. Җирлекнең эш идарәсен миңа ышанып тапшыргач, баштарак тәүлегенә «егерме биш» сәгать буена мобиль булып калу гына кыен иде. Мөрәҗәгатьләр төрле иде һәм һәр сорауга төшенергә һәм һичшиксез чишелеш табарга кирәк иде. Мондый ритмга ияләшү соңрак килде. Минем өчен Иске Урыссуда яшәүче һәркем ниндидер дәрәҗәдә туган кеше, дип әйтү арттыру булмас. Алар белән очрашканда мин чын күңелдән шатланам. Әгәр авылдашын соңгы юлга озатырга туры килсә, ул китү белән ниндидер истәлекле вакыт киткәндәй була.

 

 

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак "Ютазы таңы" газетасында

Тулырак: http://yutazy.ru/news/znay-nashikh/moe-selo-cto-sobstvennoe-podvore

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International