Белем алуга яңа этәргеч

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

3 нче Урыссу мәктәбендә Мәгариф бүлеге, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары көче белән «Конституция – дәүләтнең төп законы» муниципаль интеллектуаль викторинасы үткәрелде.

Анда Ютазы муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләреннән 10 команда катнашты.

Викторина командаларның илебез Конституциясе турындагы белемнәрне тикшерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән төрле сынауларны узуын күздә тотты. Укучылар өчен бирем гадәти булмаган, җентекләп сайланган иде - оештыручылар предмет белемнәрен ныгытуга ирештеләр һәм укучыларның чарага карата кызыксынуын саклап калдылар.

МББУ «Урыссу гимназиясе» укучылар командасы җиңүче булды, МББУ «Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе» һәм МББУ «Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары призерлар булдылар.

Викторина районыбыз укучылары өчен Россия Федерациясенең төп канунын өйрәнүгә этәргеч булсын.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/novyi-impuls-k-poluceniiu-znanii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International