Нефть тарихын өйрәнәбез

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы «Нефть музее»нда булдылар.

Ютазы чыганагына кагылышлы документларны өйрәнү максатыннан, шушы көннәрдә Ютазы районы тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы «Нефть музее»нда булдылар.

«Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары Абдуллин Мәсгут Гали улы безне 1946 елның сентябрендә башланып киткән Баулы нефте тарихы белән таныштырды. Шул вакыттан Татарстанның көньяк-көнчыгышында зур девон нефте тарихы башлана. Тәкъдим ителгән экспонатлар ярдәмендә үз гомерләрен нефть белән бәйләгән кешеләрнең күпьеллык тәҗрибәләре, нефть һәм газ чыгару технологияләренең үсеше турында белергә мөмкин.

Без Мәсгут Гали улына нефть музее турында эчтәлекле сөйләгәннәре һәм музейга бүләкләре өчен рәхмәтле.

 

Музей директоры

Гөлнара Шәмсуллина

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/izucaem-istoriiu-nefti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International