7 ноябрь көнне Кәрәкәшле авыл китапханәсендә "Сәламәтлек турында китаплардан белербез" дигән әңгәмә үткәрелде

2024 елның 8 ноябре, җомга

Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, аның һәр кеше тормышындагы роле турында сөйләде.

 

Сәламәт туклану һәм яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. «Сәламәт яшәү рәвеше» тематик китап күргәзмәсе әзерләнде. Чара азагында балалар «Сәламәтлек әлифбасы» мультфильмын карадылар.

Шундый мавыктыргыч формада китапханә хезмәткәре балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен җиткерергә тырышты.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/7-noiabria-v-karakaslinskoi-selskoi-biblioteke-s-citateliami-srednego-skolnogo-vozrasta-proveli-bese

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International