Чит илдән кайткач, йогышлы авыру билгеләрен күргән очракта, республика халкын кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
«Мәгълүматлар соңгы айдагы вәзгыятькә тиз җавап бирү һәм анализ ясау өчен җыела», – дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Кайнар линиягә шалтыратканда түбәндәге белешмәләрне тапшырырга кирәк:
чит илдә булу вакыты;
ял итү урыны;
кунакханә исеме;
илгә кайту (яисә планлаштырылган кайту) датасы;
кайту вакытына сәламәтлек (әгәр инде кайткан булсалар);
хәле начараю датасы;
күренүче симптомнар;
ял иткәндә яисә кайткач медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү;
туроператор һәм иминият компаниясе исеме;
контакт мәгълүматлары.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең кайнар линиясенә эш көннәрендә 09:00 дән 18:00 гә кадәр (843) 238 96 84 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенең бушлай номеры буенча консультация алырга мөмкин 8 800 555 49 43.