Татарстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфаты мәсьәләләренә багышланган кайнар линия ачылды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«11-15 ноябрьдә мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнар өчен консультацияләр оештыру планлаштырыла», – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат үзәге.

 

Ата-аналар һәм барлык кызыксынучылар мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тукландыру өлкәсендә санитария нормаларын үтәүгә кагылышлы сораулар бирә алачак. Консультацияләр эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр (843) 273-15-83 телефоны буенча булачак.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/telefon-doveriya/v-tatarstane-otkrylas-goriacaia-liniia-posviashhennaia-voprosam-kacestva-pitaniia-v-skolax-i-detskix

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International