Урыссу бистәсендә су басымы кая китә?

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ эшләренең төп фронты - суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен эксплуатацияләү, капиталь һәм агымдагы ремонтлау.

 

Әлеге предприятие 2001 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә Урыссу бистәсендә су белән тәэмин итү һәм су чыгару үзәкләштерелгән системасы бар. Сүз уңаеннан, Урыссуда үзәк канализация системасына барлык күпфатирлы йортлар һәм шәхси сектордагы кайбер йортлар тоташтырылган.

 

Шәхси йортларның күпчелеге исә автоном канализация системасына ия - шамбо. Су белән тәэмин итүгә килгәндә исә, күптән түгел генә район үзәге урамнарында да, авыл җирлекләрендә дә су ташу колонкалары торган кебек тоела. Районга үзәк су белән тәэмин итү рәвешендә цивилизация килгәч, шәхси йортларга да су кергән.

 

Шунысы әһәмиятле, 2000 елда файдалануга тапшырылган Чатра су алуыннан өйләргә кергән су халыкка ошаган. Бу сыйфатлы эчәр су чыганагы Урыссудан 15 чакрым ераклыкта Акбаш янында урнашкан. Биредә һәркайсы 400 кубометр сыйдырышлы ике резервуар бар. Су алуда тугыз скважина эшли, шуларның икесе – 2006 елда, берсе 2010 елда борауланган. Чатра су алуыннан Урыссу, Димтамак, Әбсәләм, Тарлау, Ютазы, Ак Юл һәм Байлар торак пунктларын су белән тәэмин итәләр. Урыссу бистәсендәге күпфатирлы йортларны индивидуаль җылытуга күчерү белән (2017 елда Урыссу ГРЭСы бетерелүгә бәйле рәвештә), өстәмә су күләменә ихтыяҗ барлыкка килде. Резервта булган Аксакүл су алуы эшкә җигелде. Аксакүл су алуын төзү елы - 1976 ел. Ул Урыссу бистәсеннән өч чакрым ераклыкта Аксакүл тавында урнашкан. Әлеге су алу суының сыйфаты характеристикалары Чатраныкыннан күп мәртәбә калыша. Урыссу ГРЭСы, сүз уңаеннан, Урыссу бистәсендә кайнар су белән тәэмин итүнең бердәнбер чыганагы булган. Шулай булгач, Урыссу бистәсендә су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү УГРЭС җиһазларын эксплуатациядән чыгару белән турыдан-туры бәйле. Бүгенге көндә су белән тәэмин итү проблемасы юк. Проблема - башкада. Хәтта эчә торган су сыйфатында да түгел. Суүткәргеч линиясе искергәнлектән һәм, нәтиҗә буларак, су басымы булмау сәбәпле өзеклекләрдә.

 

- Урыссу бистәсендәге суүткәргеч линиясенең искерүе, - ди «Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ директоры урынбасары Марат Мусин, - линиядә еш кына өзеклекләр китереп чыгара. Аварияне бетерү вакыт таләп итә. Эшчеләр кытлыгына карамастан, безнең предприятие авария сәбәпләрен оптималь срокларда бетерергә тырыша. Шулай итеп, шушы көннәрдә Аксакүл су алуының суүткәргеч линиясендә яңадан өзеклек килеп чыкты. Су басымын көйләүче мембрананы алыштыру планлаштырыла. Аны алыштырганнан соң су басымы торгызылачак. Хәзерге вакытта (8 ноябрьгә) халыкка су скважиналардан, резервуар бакын читләтеп килә. Берничә көннән су резервуар аша биреләчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, 2004 елдан «Урыссу-Водоканал» җәмгыятендә су җыюларга идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эшли. Автоматика скважиналарны дистанцион рәвештә идарә итәргә мөмкинлек бирә. Ягъни суүткәргеч системасына кирәкле күләмдә генә су керә. Гомумән алганда, «Урыссу-Водоканал» 149 чакрым суүткәргеч линиягә хезмәт күрсәтә, шуларның 80е Урыссу бистәсендә. Предприятие тузган торба үткәргечне яңа, полиэтилен торбаларга алыштыру буенча зур күләмдә эшләр башкарган. Бүгенге көндә, предприятие директоры урынбасары билгеләп үткәнчә, суүткәргеч линиясенең күп өлеше яңартылган. Халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен яңа су әзерләү станциясе төзү зарур. Әйтергә кирәк, предприятиенең чистарту корылмалары мораль яктан искергән һәм күләмнәрен тулысынча үти алмыйлар. Әлеге мәсьәлә республика дәрәҗәсендә күтәрелде. Мәсьәлә карауда. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, су әзерләү, ягъни суны санитария нормаларына туры китерү - арзан эш түгел.

 

- Бүген, Урыссу бистәсендәге күпфатирлы йортларны ике контурлы казан белән җылытуга күчкәч, халыкның суга ихтыяҗы нинди? - сорауны Марат Мусинга бирәм.

 

- Урыссу су каналының мөмкинлекләре - елына 900 000 кубометр су. Халыкның суга тәүлеклек ихтыяҗы - 3500 кубометр. Без 3540 кубометр җитештерәбез.

 

«Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ экологы Илгиз Ямалеев Чатра су җыюында өстәмә скважина бораулауның актуальлеге турында сөйләде.

 

- Халыкның эчәр суга ихтыяҗы арткан саен, мәсьәлә актуаль булачак, - дип аңлата Ямалеев. - Әлегә безнең предприятие алдында андый бурыч тормый. Эш шунда ки, мондый эшләрне башкару өчен алдан гидрогеологик тикшеренүләрнең бөтен комплексын башкарырга кирәк – шул исәптән чыгарыла торган суның сыйфатының санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килүенә дә. Эчә торган суның сыйфатын лаборатор тикшерүләр Роспотребнадзор бүлекчәсе белән килештерелгән пробалар алу графигы нигезендә даими үткәрелә. Барлык күрсәткечләр буенча Чатра һәм Аксакүл су алуларыннан су уңай. Әйе, суның катылыг. Ләкин бу эчә ты бар, әмма бу эчә торган су сыйфатының иң мөһим күрсәткече түгел.

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/video/kuda-uxodit-napor-vody-v-poselke-urussu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International