Матур төшләр күрә-күрә, йоклый газиз бала

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Урыссуда яшәүче Илнур белән Гүзәл гаиләсе тагын бер кешегә тулыланган, аларның кызлары туган.
Гаилә башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операция төбәгендә хезмәт итүен дәвам итә. Ләкин ул хатыны белән нәни кызын бала тудыру йортыннан алырга кайткан булган. Ул  якыннары янында озагракка кала алмаган - аны сугыш кырында хезмәттәшләре көтә. Илнур яраланган булган, күптән түгел госпитальдән дәваланып чыккан. Ул шулай ук Сириядәге хәрби чарада да катнашкан икән. Шулай булгач, җитезлек һәм тәртип якташыбызның канында. Сугышчының кызын район җитәкчелеге исеменнән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина һәм загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхретдинова килде. Зөлфия Гыйбадуллина  ихлас күңелдән бәхетле әнигә һәм аның кулында тыныч кына йоклаган нәни  кызга иң изге теләкләрен юллап, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. 
Бәхетле Самина, чөнки аның 14 яшьлек апасы Виолетта һәм бишенче сыйныфта укучы абыйсы Тимур бар, ә ул аларның яраткан сеңлесе. Ә өлкән балалар, күренеп тора, иркә түгелләр. Алар тиз генә табын корып, чәйгә өчпочмаклар  китереп куйдылар. Әниләре кулыннан кечкенә Саминаны алырга тырышалар иде. Ә тегесе, күрәсең, кайда йокларга уңайлырак икәнен инде аера белергә өйрәнгән. Иң мөһиме, барлык балаларның да төшләре тыныч булсын. Нәкъ менә шуның өчен бүген аларның әтиләре көрәшә дә.

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/samina-mirno-spala-v-rukax-materi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International