Халыкара толерантлык көненә багышланган.
Чара барышында балалар «толерантлык» сүзенең мәгънәсе, дуслык, бер-берсенә карата түземлелек һәм ярдәмчеллек турында белделәр, кешеләргә чын һәм ышанычлы дуслар табарга ярдәм итә торган сыйфатлар турында сөйләштеләр. Аннары бергәләп яхшылык, сабырлык, шәфкатьлелек турындагы афоризмнарны искә төшерделәр. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «яхшы һәм начар» уеннарында катнаштылар, Кешенең яхшы һәм начар сыйфатларын чагыштырдылар, «Тылсымлы микрофон», «Толерант дөнья» иҗади эшендә балалар кеше шаблонын алдылар һәм үзләренең фантазияләрен өстәп, үзләрен ясадылар.