"Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестивале йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәгендә «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестивале йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды.

 

Бу көнне үзәкнең стеналары иҗади энергия белән тулды, талантлы балалар халык сәнгатенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтеп, үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

 

Лаеклы бүләкне балалар иҗаты үзәгенең яшь талантларны үстерүгә зур көч куйган педагоглары алды. Фестиваль кысаларында оештырылган күргәзмә, тамашачылар һәм белгечләрнең сокланулы бәяләмәләрен җыеп, республикада иң яхшыларның берсе дип танылды.

 

Ютазы мәктәбендә укучы Садыйкова Айназның "Халык вокалы" номинациясендә фестивальнең 1 нче дәрәҗә лауреаты булуы районыбызга аеруча горурлык китерә. Аның чыгышы барлык катнашучыларның күңелен нечкәртте, ә осталыгы һәм музыкага чын мәхәббәте жюрида соклану уятты.

 

Айназны бу зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа яңа иҗади казанышлар телибез! Аның сәнгать дөньясындагы юлы якты һәм илһамландыргыч булсын, ә казанышлары башкалар өчен үрнәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International