Гасырлар кайтавазы - Ютазы районының төп сәхнәсендә

2024 елның 15 ноябре, җомга

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Район мәдәният йорты фойесында үз презентацияләре белән кунакларны һәм жюри әгъзаларын унике династия вәкилләре сөендерде. Ягъни районның унике гаиләсе үзләренең иҗади сәләтләрен, үзләренең үткәндәге шәҗәрәләрен, рус, татар, әрмән халкының милли гореф-гадәтләрен белүләрен күрсәтте, быел фестивальдә район мәгариф учреждениеләре гаиләләре катнашты. Бу үсеп килүче буында үз тамырларыңа мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максаты белән дә бәйле.Әлеге Шәҗәрә агачлары, концерт номерлары, милли ризыклар, гаиләнең һәм ыруның грамоталардагы, рәхмәт хатларындагы һәм архив материалларындагы уңышлары, ә сәхнәдә куелган икенче өлештә үз гаиләсен театральләштерелгән спектакльләрдә, концерт номерларында тулырак тәкъдир итү зур кызыксыну уятты.

Компетентлы жюрины ТРның Казан мәдәният институты вәкилләре тәкъдим итте. Оештыручы ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты булды, аның вәкиле дә безнең фестивальгә килде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахманов барлык катнашучыларны сәламләде һәм Гаилә елында бу фестивальнең актуальлеген ассызыклап, барысына да эшләрендә уңышлар теләде. Ә бу чыннан да оештыручылар өчен дә, катнашучылар өчен дә зур эш. Конкурс йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Беренче урынны - Абрамовлар гаиләсе (3 нче мәктәп), икенче урынны – Вәлиәхмәтовлар гаиләсе (Урыссу гимназиясе) һәм өченче урынны Рогачевлар гаиләсе (3 нче мәктәп) алды. Җиңүчеләр гаиләсе фестивальнең зона этабында катнашачак.

  

 

Роза Әхмәдиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International