Димтамак мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен посылкалар җыю оештырылды

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бу акция бердәмлек һәм ярдәм символына әверелде.

 

Ярату һәм кайгырту белән җыелган һәр посылка үзе белән өй җылысы һәм яхшылыкның бер өлешен алып килде. Укучылар, авыр вакытларда мондый ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлап, солдатлар өчен китаплар, кием-салым, тәм-томнар һәм кирәкле әйберләр алып килделәр. Туганнары һәм яратканнары белән элемтә кулларына корал тотып безнең башлар өстендәге тыныч күкне саклаучылар өчен әхлакый көч һәм өстәмә мотивлар тудыра.

 

«Өйдән җылы» акциясе ярдәмнең гамәли адымы гына түгел, ә безнең азатлык өчен көрәшүчеләргә мораль ярдәм дә булды. Без һәрбер солдатны хәтерлибез һәм кадерлибез, һәм без һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булачакбыз,бергә бит без көч!

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/v-dym-tamakskoi-skole-v-ramkax-akcii-teplo-iz-doma-prosel-sbor-posylok-dlia-boicov-naxodiashhixsia-v

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International