Үз хезмәте белән Урыссу үсешенә ярдәм иткән

2024 елның 15 ноябре, җомга

Урыссу бистәсендә яшәүче Варвара Щербинина үзенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

 

Башкортстанның Шаран районы Загорные Клетья авылында туып үскән, 1952 елдан Урыссу бистәсендә яши. Нәкъ менә монда ул зур хезмәт кешесе буларак формалаша. Уналты ел ДОКта эшли, аннан - нефть базасында.

 

Безнең героиня бүген сеңлесенең кайгыртуы белән яши. Кызганычка каршы, Варвара Алексеевна ирен һәм ике улын җирләгән. Урыссу бистәсендә 72 ел яшәгәндә Щербинина күп нәрсә күргән. Ул район үзәгенең бүгенге үзгәртеп коруын да күрә.

 

Район җитәкчелегеннән юбилярны инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Александр Захаров котлады. Ул Варвара Алексеевнага сәламәтлек, актив картлык теләде, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ә район үсешенә керткән өлеше өчен Щербинина юбилей медале белән бүләкләнде.

 

Роза Искәндәр

 

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/svoim-trudom-sposobstvovala-razvitiiu-urussu

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International