Халыкара толерантлык көне алдыннан китапханәдә "Яңарыш" клубы әгъзалары өчен аралашу сәгате узды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова кунаклар өчен мавыктыргыч дәрес әзерләде. Чара барышында катнашучылар «толерантлык» сүзенең мәгънәсе, толерант шәхеснең төп сыйфатлары һәм башкаларга хөрмәт күрсәтүне күздә тоткан толерантлык турында белделәр. Алар шулай ук игелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турындагы гыйбрәтле хикәя дә ишеткәннәр. Әңгәмә барышында катнашучылар толерант кеше булуның нәрсә икәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар һәм тормыштан үз фикерләрен раслаучы мисаллар китерделәр. «Комплиментлар», «тәрҗемә» һәм «психологик уеннар» кебек төрле уеннар катнашучыларга «толерантлык»сүзенең мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итте. Очрашу ахырында теләге булган һәркем толерантлык календаре белән таныша алды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/dorogami-tolerantnosti