Балаларга беренче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.
Алар дөньядагы барлык балалар ышаныч телефоннарының төп бурычы нинди икәнен белделәр. Мәктәп укучыларына бу хезмәтнең ни өчен кирәклеге, анда нинди белгечләр эшләве һәм аңа нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Хикәя барышында «бердәм гомумроссия ышаныч телефоны» слайд-презентациясен күрсәттеләр. Соңыннан тема буенча буклетлар тараттылар.