Чара «Яшь талантлар» студиясенең «Сак булыгыз, машина йөртүчеләр!» спектакле белән башланып китте.
Алып баручы, тирән матәм һәм хөрмәт атмосферасы тудырып, юлларда гомерләрен югалткан кешеләр хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан итте.
Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, полиция майоры Гәрәев М.М. чыгыш ясады, ул игътибарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә юнәлтте һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә килеп чыга торган коточкыч нәтиҗәләр турында сөйләде. Шулай ук югары категорияле табиб һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе хирургы Г.Д. Кошелев үз фикерләре белән уртаклашты, зыян күрүчеләр белән эшләү тәҗрибәсен билгеләп үтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең бигрәк тә яшьләр өчен әһәмиятен ассызыклады.
Чара "Сөембикә"хореография ансамбле әзерләгән якты флеш-моб белән тәмамланды. Ахырда барлык катнашучылар истәлеккә уртак фото өчен җыелды.
"Балалар иҗаты үзәге" МБУ методисты Вәлиева Г.И.