Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар: чәчәк бәйләме сезне акчасыз калдырырга мөмкин

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Безнең көннәрдә курьерлар кулыннан чәчәк бәйләмнәре алу да куркыныч: мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар.

 

Кеше, үзен чәчәк китерү хезмәткәре дип таныштырып, алучыга чәчәк бәйләме тапшыра һәм бернинди шик-шөбһәсез чыгып китә.

 

Шуннан соң тиздән чәчәкләр иясенә, янәсе шул ук китерү хезмәтенә караган номердан шалтырату килә. Икенче баштагы тавыш хисапны тутырырга кирәк дип раслый һәм SMS-хәбәрдән кодны әйтеп торуны сорый.

 

Шулай итеп, кодны үзләштергәннән соң, мошенниклар бернәрсәдән дә шикләнми торган корбан исеменә кредит рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган шәхси мәгълүматка керә ала.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/gibdd-inform/mosenniki-izobreli-novyi-sposob-obmana-buket-cvetov-mozet-vas-lisit-deneg

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International