«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары (алга таба – КУЭ субъектлары) һәм Татарстан Республикасының үзмәшгуль гражданнары өчен ташламалы микрозаймнар, поручительлекләр, лизинг, шулай ук «минем бизнес» үзәгенең һәм экспортка ярдәм үзәгенең финанс булмаган хезмәтләрен үз эченә алган ярдәм чараларының киң комплексы күрсәтелә.
Ютазы районында 478 МСП субъекты, 1300дән артык үзмәшгуль граждан эшчәнлек алып бара. 2024 ел башыннан 132 МСП субъекты һәм районның үзмәшгуль гражданнары 102 млн. сумлык финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларыннан файдаланган.
Республика ярдәм чараларыннан (микрозаймнар, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге) 18 КУЭ субъекты файдаланды. Ютазы районы әлеге чараларга эшмәкәрләрнең җәлеп ителүе рейтингында дүртенче урында тора. Моннан тыш, федераль финанслау дәрәҗәсендә җиде эшмәкәр 56 млн. сум ала алды. Бу саннар статистика гына түгел, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмнарын бик яхшы раслау.
Мисал итеп шәхси эшмәкәр Мизгирева Зилә Минахматовнаны китерергә була. Ул урам мониторы сатып алу өчен ике процент белән өч елга максатчан микрозайм алды. Аны үз фотосалоны янына урнаштырды, түләүле реклама эшләтеп җибәрде.