Ышаныч телефоны

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Балаларның хокукларын яклау, аларның иминлеген тәэмин итү өчен төрле чаралар кулланыла.

 

Халыкара балалар хокукларын яклау көне кысаларында Акбаш авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен балалар арасында Ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Китапханәче укучыларга ышаныч телефонының ни өчен билгеләнгәнлеге һәм ничек эшләве турында хәбәр итте. Балалар белән балаларга мөстәкыйль рәвештә аңлавы кыен булган хәлләр турында фикер алыштык. «Лотерея билеты» дигән гыйбрәтле хикәяне анализладык. Ахырда китапханәче мәгълүмат һәм бердәм гомумроссия ышаныч телефоны номеры белән белешмәләр өләште.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/telefon-doveriya/telefon-doveriia-1731931502

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International