Контрактка кул куйганчы, ул Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Хәзерге вакытта Фларис кыска вакытлы ялда.
Мондый очрашуларда бик күп төрле мәсьәләләр карала, әмма мәҗбүри рәвештә каралырга тиешле мәсьәләләр дә бар: мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактчыларны финанс белән тәэмин итү, аларның яшәү шартлары, матди-техник тәэмин итү һәм гуманитар ярдәм.
Фларис сугышчан рухлы, аны безнең уртак җиңүебезгә ышаныч һәм тәвәккәллек биләп ала.
Аяз Шәфигуллин чын күңелдән аңа уңышлар, үзе турында кайгырту һәм җиңү белән өйгә имин кайту теләде. Бу очрашу Ютазы җиренең Ватанны сакларга әзер булган чын ир-атлар тәрбияләвен тагын бер кат раслады.