Подгорныйда яшәүче Рүзәл Сәйфетдинов өченче елын өлешчә мобилизация буенча Ватан мәнфәгатьләрен яклауга багышлады.
Өйдә аның өчен борчылып һәм тизрәк исән – сау әйләнеп кайтуын әнисе Зәйтүнә ханым Сәйфетдинова һәм өч баласы көтә.
- Беренче көннәрдә аеруча авыр булды, - ди көрәшченең әнисе. Алда тулы билгесезлек. Бүген дә мәгълүмат юк диярлек. Әмма һәрхәлдә, яклар бу хәрби конфликтны тыныч җайга салуның кирәклеген һәм мөһимлеген аңлауга килә алачагына ышанасы килә.
- Хезмәттә туклану ничек? әнисеннән сорыйм, улың берәр нәрсә сөйлиме?
- Бу эш белән барысы да тәртиптә. Даими рәвештә гуманитар йөк җыеп җибәрүче район җитәкчелегенә һәм волонтерларына рәхмәт. Посылкаларны үз вакытында алалар һәм туган якның ярдәменә шатланалар.
Роза Әхмәдиева
Тулырак "Ютазы таңы" газетасында
Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/on-materi-podarit-pobedu