Язылу - 2025

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле язылучылар, татлы атнага рәхим итегез!

 

Инде беренче җиңүче бар. Бу - Кече Урыссуның «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире Раушания Заһртдинова. Ул «Ютазы таңы» газетасына язылу рәсмиләштергән һәм бүләккә шоколадлы конфетлар җыелмасы алган.

Раушания Сәгадәтовна билгеләп үткәнчә, ул һәр санны зур кызыксыну белән укый, хикәяләр, очерклар укырга, районкада чыга торган рецептлар буенча әзерләргә ярата. Күптән түгел генә безнең рецепт буенча ул ташкабактан джем әзерләгән. "Туганнан туган энем Фаил Шәфигуллин турындагы мәкаләне укыгач, газета аша аның турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдем", - ди рәхмәтле укучыбыз.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/konkursyi/podpiska-2025

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International