Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен компьютер белеме буенча түләүсез курслар Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында эшли башлый

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен компьютер белеме буенча түләүсез курслар Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә эшли башлый.

Әлеге курслар ОВЗлы кешеләрне заманча мәгълүмат мохитенә социаль адаптацияләүгә, компьютер һәм медиаграмоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Курсларны тыңлаучылар компьютерда һәм смартфонда эшләүне, интернетта мәгълүмат эзләүне һәм мәгълүматлар белән эшләүне үзләштерәчәкләр, шулай ук киберкуркынычсызлык нигезләре, цифрлы этикет һәм башка мәсьәләләр белән танышачаклар.

Практик дәресләрдә белгечләр компьютерның ничек төзелүе, РФ Социаль фондына хәбәрләр һәм гаризалар җибәрү, «дәүләт хезмәтләреннән» файдалану, Microsoft Word да эшләү, шулай ук Интернет челтәрендә имин эшләү нигезләре турында сөйләячәкләр.

Дәресләр атнага ике тапкыр «Атлант» ПМКның башлангыч әзерлек узган белгечләре тарафыннан үткәреләчәк.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тизрәк кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар тудыруга, глобаль базарда илнең конкурентлык сәләтен арттыруга, милли иминлекне ныгытуга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International