Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының ВФСК ГТО тестлау үзәгендә «Хәрәкәттә бәрәкәт» республика конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләнүчеләр арасында конкурсларда даими катнашучылар һәм ГТО хәрәкәтенең актив тарафдарлары буларак танылган Сибагатовлар гаиләсе дә бар. Аларның зур тырышлыгы һәм спортка тугрылыгы күпләрне илһамландыра.
Һәркемнең яраткан "Дядя Слава" - Вячеслав Анварович аеруча игътибарны җәлеп итте. Ул яхшы волейболчы гына түгел, күпләр өчен үрнәк тә. Аның ГТО хәрәкәтендә һәм спорт чараларында актив катнашуы бары тик хезмәт һәм тырышлык аша гына югары нәтиҗәләргә ирешеп булуын раслый. Дядя Слава тирә — юньдәгеләрне үзенең энергиясе һәм позитивы белән һәрвакыт сөендерә, хәрәкәтнең спорт кына түгел, ә сәламәтлекне сакларга, ярышу рухын үстерергә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә торган яшәү рәвеше булуын күрсәтә.
Бүгенге бүләк - казанышларны тану гына түгел, ә актив тормышны дәвам итү һәм яңа катнашучыларны спорт дөньясына җәлеп итү өчен дә этәргеч. Сибагатовлар гаиләсен котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!