Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган әдәби-шигъри сәгать узды.
Чара «Якташлар ижаты» клубы әгъзалары өчен оештырылды.
Китапханәче әниләргә чын гимнга әверелгән нотык белән чыгыш ясады. Р.Миңнуллин, Р. Харрис һәм А. Ситдыйков кебек авторларның шигырьләре укылды. Чарада катнашучылар төрле биремнәрдә һәм конкурсларда актив катнаштылар: табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне дәвам иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Шулай ук әниләргә багышланган «Әниемнең җылы кочагы», «Әниемә» һәм «Әниемә хат» җырлары яңгырады. Чара азагында «Кояш гомере телим әнием сиңа» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/prekrasen-mir-liuboviu-materinskoi