Авыл никадәр зуррак булса, эш шулкадәр катлаулырак.
Ике олы ул әнисе Ләйсән Хәйруллина Ютазы авыл җирлеге башлыгы булып ике ел эшли, әмма бу вакыт һөнәрнең нечкәлекләренә төшенү өчен җитәрлек булып чыкты.
Шулай килеп чыкты ки, ул Урыссу бистәсендә туып - үскән, Акбашта яши, ә хезмәт юлы Ютазы авылында уза. Исегезгә төшерәбез, әлеге җирлеккә алты торак пункт керә: Ютазы, Алма – Ата, Ык, Керкәле, Малиновка һәм Ютазы кымыз дәваханәсе. Анда 2500 кеше яши.
- Миңа бу эшне тәкъдим иткәч, - ди Ләйсән Марселевна, - мин, мөгаен, артык гаҗәпләнмәдем. Эш шунда ки, минем алдагы һөнәрләрем дә халык белән эшләү белән бәйле иде. Безнең районда чүп чыгару буенча эшләп килүче компанияләрдә - «БиоТранс», «Экосистема», «Гринта»да эшләдем. Ләкин минемчә, бер зур авыл булган берничә торак пункт өчен җаваплылык - бу бөтенләй аерым тема. Авыл никадәр зуррак булса, бу хуҗалык белән идарә итү шулкадәр катлаулырак. Биредә күп факторлар – халыкның алышынып торуы, аның беркадәр таркаулыгы роль уйный. Өлкән буын вәкилләре елдан-ел кими бара. Еш кына шәхси йортларда яшәүчеләрне өй янында үлән чабарга күндерергә кирәк, административ җаваплылык турында искә төшерергә туры килә.
Шул ук техниканың ресурслары булмау эшне бик катлауландыра, ди Ләйсән Хәйруллина.
Роза Әхмәдиева
Тулырак "Ютазы таңы" газетасында
Тулырак: http://yutazy.ru/news/gordost-rayona/lucsie-sredi-nas-1732180352