Бәйрәкә авылында үзешчән коллективлар конкурсы узды

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

22 ноябрь көнне Бәйрәкә мәдәният йортында Россиядә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик прогресс елына багышланган «Гаилә учагы җылысы» исемле үзешчән коллективлар театраль конкурсының чираттагы этабы узды.

 

Бәйрәкә мәдәният йортының «Көзге» театр төркеме башкарган «Әнкәйләрнең кадерләрен белик» спектакле жюри хөкеменә куелды. Бу эш гаилә кыйммәтләрен тирәнтен аңларга ярдәм итә, ана яратуын, шулай ук өлкән буынга, милли гореф-гадәтләргә, туган телгә ихтирамны чагылдыра.

 

Фото чыганагы: https://vk.com/photo-138073975_457262348

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/v-sele-bairiaka-prosel-konkurs-samodeiatelnyx-kollektivov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International