Урыссу егете Алексей Иванович Клементьев һәм аның хезмәттәшләре видеомөрәҗәгать яздырганнар, анда районыбызга гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
Алексей Иванович 2023 елның сентябрендә үз теләге белән контракт буенча штурм артиллерия бригадасына хезмәт итәргә китте. Моңа кадәр ул «Теплосервис»та электрик булып эшләгән.
Алексей Иванович - өч олы малайның һәм 13 яшьлек кызның әтисе. Хатыны Ирина белән алар инде 14 ел бергә. Ул «Электросоединитель» заводында эшли. Хезмәт иткән чагында Алексей Иванович контузияләнә, ә күптән түгел генә аны Батырлык орденына тәкъдим иткәннәр.