25 ноябрь көнне Ютазы муниципаль районы хакимияте ярдәме белән пенсионер-ветераннар Сәлимә Шәмсетдин кызы Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Сәфәрне Ютазы тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Шәмсуллина Гөлнара Шатовна оештырды.
Музей заллары буйлап экскурсияне Краснова Юлия Валерьевна үткәрде.
Экскурсиядән соң кунакларны Кәрәкәшле мәдәният йортына концертка чакырдылар, аннары чәй эчеп, яшьлекләрен искә алдылар, яңалыклар белән уртаклаштылар. Саубуллашканда ветераннар кызыклы экскурсияләр һәм бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/pensionery-veterany-posetili-karakaslinskii-kraevedceskii-muzei