Аяз Шәфигуллин үзенең урынбасары Зәкуан Ильясов белән якташларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Сәфәрнең төп максаты - безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм китерү.

Район башлыгы алар белән даими элемтәдә торуын, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, кирәкле әйберләрне җыюыбызны билгеләп үтте.

Бу юлы сугышчыларга дүрт мотоцикл, бер квадроцикл һәм УАЗ «Буханка» автомобиле, шулай ук азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бензопилалар, генератор һәм шәхси посылкалар тапшырдылар.

Солдатлар бик канәгать калдылар. Кече Ватаннарыннан китерелгән бөтен әйбер алар өчен бик кыйммәтле һәм әһәмиятле булды. Алар билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм алар өчен бик мөһим, ул сугышчан рухны күтәрә һәм җиңүгә өнди.

Без сезнең җиңү белән кайтуыгызны көтәбез, егетләр! Җиңү безнең кулда булачак.

 

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/aiaz-safigullin-meste-so-svoim-zamestitelem-zakuanom-iliasovym-vstretilsia-s-nasimi-zemliakami-ucast

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International