Россиядә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган.
Кунаклар игътибарына китапханәдә булган төрле энциклопедияләр тәкъдим иттеләр: «Я познаю мир», «Все обо всем», «Толковый словарь русского языка С.И. Ожогова» һ. б. Аннары яшь укучылар зур кызыксыну уяткан белешмәлекләр һәм сүзлекләр белән таныштылар, чөнки алар космос, бөек ачышлар һәм уйлап табулар, хайваннар һ.б. темаларның төрлелеге һәм бизәлеше буенча энциклопедияләрдән калышмадылар. Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. «Минем дустым - сүзлек» викторинасы укучыларга күзәтү вакытында алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.