«Үстерүче мохит потенциалы: заманча инициативалар һәм яңа мөмкинлекләр» темасына.
Семинарда мәгариф учреждениесе директоры Ямалетдинов Әнис Әнвәр улы катнашты, ул "Татарстан Республикасы Ютазы районы муниципаль учреждениеләрендә "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләренең эшен оештыру тәҗрибәсе" турында доклад белән чыгыш ясады. Физика укытучысы Филиппов Станислав Викторович җиденче сыйныфлар өчен «Температураны үлчәү» темасына багышланган дәрес фрагментын күрсәтте. Информатика укытучысы Сучкова Мария Вячеславовна 7-9 сыйныфларда информатика буенча дәрестән тыш эш элементларын тәкъдим итте. Шулай ук «3D мир» 3D модельләштерү түгәрәге эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Әлеге инициативаларның нәтиҗәлелеге «Заманча мәктәп» Федераль проекты кысаларында алынган югары технологияле җиһазларны куллану нәтиҗәсендә сизелерлек арта.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/segodnia-prosel-respublikanskii-seminar-dlia-skol-tocka-rosta