Халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Кәрәкәшле мәктәбенең СМС-дети «Оптимисты» мобиль командасы «Кызыл тасма» дип исемләнгән акция оештырды.
Катнашучылар аңлаешлы формада ни өчен Кызыл тасманың СПИДка каршы көрәштә теләктәшлек һәм ярдәм символы булуын, шулай ук мифларны һәм реаль янауларны ничек аерырга икәнен аңлаттылар.
Без барлык телләрдә дә кабатлыйбыз:
"СПИДтан котылу безнең кулларда -
Башка шанс булмаячак!"