Бу ял көннәрендә Урыссу гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары Ютазы муниципаль районы ВФСК ГТО тестлау Үзәгенең "ГТО - үз мөмкинлекләреңне бел" акциясендә катнаштылар.
Аларның дисциплиналылыгы таң калдырды, һәм һәр төрдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә омтылулары шатландырды, бу аңлашыла да, һәркем диярлек «Олимп» спорт мәктәбенең спорт секциясендә шөгыльләнә, миңа мондый әзерлекле укучылардан нормативлар кабул итү бик күңелле булды. Физкультура укытучысы Әхмәтова Елена Александровнага зур рәхмәт әйтәсе килә.