Ветеринария идарәсе хуҗаларга авыл хуҗалыгы хайваннарын суд карары белән исәпкә алуны йөкләячәк

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: 2024 елның 1 сентябреннән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы хайваннары тотучылар ветеринария законнары таләпләре буенча (РФ Хөкүмәтенең 05.04.2023 № 550 карары, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 03.11.2023 № 832 боерыгы) бар булган терлекләрне тамгаларга тиеш.

 

Ә яңа туган яшь терлекне алар туганнан соң бер ай эчендә маркировкаларга тиеш.

 

Хайванны маркировкалау турында мәгълүматны хайваннар хуҗалары урнашкан урыны буенча Татарстан Республикасының район (шәһәр) дәүләт ветеринария берләшмәсенә бирергә тиеш.

 

Закон таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәгән очракта, ветеринария идарәсе хайваннарны суд карары белән исәпкә алуны йөкләячәк (мәсәлән: Питрәч район судының 19.11.2024 елгы 2-1972/2024 номерлы эше буенча Карары).

 

Бу очракта хайваннар хуҗасы суд пошлинасын түләү рәвешендә 3 000 сумнан 20 000 сумга кадәр өстәмә чыгымнар тотачак.

 

https://vk.com/wall-216843339_936

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/na-strazhe-zakona/upravlenie-veterinarii-obiazet-vladelcev-provesti-ucet-selskoxoziaistvennyx-zivotnyx-reseniem-suda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International