Күптән түгел «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Арина Галиева Казанда узган самбо ярышларында бронза медаль иясе булды.
Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының (Россия Юстиция министрлыгының РПА) Казан институты (филиалының) икенче курс студенты Арина Галиева уку йортында да спорт белән актив шөгыльләнә. Әйтик, күптән түгел узган Татарстан Республикасы югары белем бирү мәгариф оешмалары Спартакиадасының самбо буенча ярышларында ул өченче урынны алган. Арина 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады.
Роза Искәндәр
Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/olimpiiskaia-zakalka-pomogaet-i-v-studencestve