Инвалидлар декадасына багышланган чараның инициаторлары «Хәрәкәт» һәм «Ленин» территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮ) рәисләре булды.
Әлеге үзидарәләргә караган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча слайдларда тәкъдим ителгән викториналарда теләп катнаштылар. Җавапларның дөреслеген «БДД» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Разидә Игнатьева һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы Рөстәм Жанназаров күзәтте. Иң яхшы өч нәтиҗә күрсәтүчеләр призларга, ә кызыксындыру презентларында катнашучыларның барысы да бүләкләнде