Ел саен Россиядә 3 декабрьдә иң моңсу даталарның берсе - Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә.
«Без сине хәтерлибез, Билгесез солдат» музей дәресен 6в сыйныф җитәкчесе, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән берлектә Беренчеләр хәрәкәте активистлары һәм Советлар Союзы Герое Шәрипов Ф. З. исемендәге мәктәп отряды яшь армиячеләре үткәрде.
Шулай ук Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышлары һәм махсус хәрби операция солдатларына да игътибар бирелде.
Ватаныбыз өчен патриотлык һәм горурлык хисе тәрбияләү буенча актуаль темаларга кагылдылар.
Укучылар Ватанны саклаган, гомерләре бәрабәренә Ватанны саклап калган барлык Билгесез солдатларны искә алдылар, сугышчан батырлыкка һәм данга рәхмәтләрен белдерделәр.