Ютазы районында яшәүчеләрнең үзләренең тәмле сөтләре булачак

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

2024 елның ноябреннән 2025 елның сентябренә кадәр Ютазы районына сөт юнәлешендәге 600 нәселле эре мөгезле терлек кайтару планлаштырыла.

 

Бу инициатива агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме программасы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

 

Әлеге ярдәмне алу өчен 4 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе сайлап алынды:

 

Вафауллин Ансель Альберт улы КФХ; Нәбиуллин Илдус Мәгъсүм улы КФХ;

Тукай ис. ҖЧҖ; "Уңыш" ҖЧҖ.

 

Предприятиеләр сөт җитештерүне арттыру һәм терлекчелекне үстерү максатында нәселле терлекләр сатып алалар. Бу эре мөгезле терлекләрнең генетикасын һәм продуктивлыгын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 

«Уңыш» ҖЧҖендә йөз баш терлек кайтарылган инде, ә Вафауллин Ансель Альберт улы КФХында — 68 баш. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин бу хуҗалыкларда сатып алынган нәселле таналарны тоту шартлары белән танышты.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/selskoe-hozyaystvo/skoro-u-zitelei-iutazinskogo-raiona-budet-svoe-vkusnoe-moloko

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International