Россия календаре буенча яңа истәлекле дата булган Билгесез солдат көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Билгесез солдат — Халык улы» дип исемләнгән хәтер дәресе оештырды.
Чарада 3 нче Урыссу мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Рузилә Гәрәева балаларга илебездә бу көнне кайчан билгеләп үтә башлаулары һәм аның әһәмияте турында сөйләде. Ул шулай ук Ватанны саклаганда һәлак булган, ләкин исемнәре билгесез булып калган Совет һәм Россия сугышчыларының батырлыклары турында искә төшерде.
Мәктәп укучылары Кремль дивары янында урнашкан «Билгесез солдат кабере» мемориалы һәм бөтен ил буйлап һәм аннан читтә һәлак булган геройлар истәлегенә куелган билгесез солдат һәйкәлләре турында белделәр.
Авыр сынаулар аша үткән һәм иң авыр вакытларда илебезне саклаган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар игътибарына Билгесез солдат көненә багышланган видеороликлар тәкъдим ителде.
Бу чара укучыларда Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген кырыс сугыш елларында яклаган халкы өчен патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде.