Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, шәфкатьлелек, кызгану, авыр булганнарга ярдәмгә килергә омтылу – чикләрне белмәгән кыйммәтләр.
Ютазы районында СВО башлануның беренче көннәреннән үк волонтерларның ирекле төркеме эшли. Бу төркемдә безнең яклаучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен яшьләр һәм көмеш яшьтәгеләр, активистлар һәм битараф булмаган кешеләр берләште.
Көн саен безнең сугышчыларга гуманитар йөк әзерләүдә, җыюда, озатуда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Масксеть үрүче, шәмнәр ясаучы, ризык әзерләүче, комплектлаучы, төргәкләүче, посылкалар төяүче, кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары һәм медикаментлар, инструментлар һәм төзелеш материаллары китерүче кешеләргә зур рәхмәт!
Бүген волонтерлар-заманның чын геройлары. Алар ярдәм алып киләләр, бүләк көтмиләр, һәм дөньяны яхшырак итәләр.
Игелекле гамәлләрегез, актив гражданлык позициягез, ярдәмчеллегегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт сезгә!
Ютазы муниципаль районы башлыгы А. Ә. Шәфигуллин