Балалар иҗат үзәге базасында ОВЗ белән авыручы балалар өчен күңел ачу программасы узды

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

«Благодарение» хәйрия фонды ярдәме белән балалар иҗат үзәге базасында ОВЗ белән авыручы балалар өчен күңел ачу программасы узды.

 

Чара Инвалидлар ункөнлегенә багышланган иде. Кызыклы уеннар, җырлар, әйлән-бәйлән уйнау балаларга да, ата-аналарга да ошады. Бәйрәм барышында балалар ясалма кар ясау буенча лайфхакларда катнаша һәм ясалма яңгыр астында бии алдылар.

Көн азагында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, тәм-томнар тапшырылды, алар бу көнне онытылмаслык итте.

 

Педагог Вәлиева Г. И.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/1100-letiya-prinyatiya-islama/na-baze-centra-detskogo-tvorcestva-sostoialas-razvlekatelnaia-programma-dlia-detei-s-ovz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International