2024 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов шәхси составка ГРОВДның яңа башлыгы милиция майоры Айваз Зыяровны тәкъдим итте.
Айваз Наил улы Зыяров Ютазы эчке эшләр бүлеге башлыгы вазыйфасына 2024 елның 5 декабрендә ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов боерыгы белән билгеләнде .
Айваз Зыяров Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә оперуполномоченный булып эшли, оператив хезмәткәрдән алып Ютазы районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасарына кадәр юл үтә. Өйләнгән, улы бар.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/aivaz-ziiarov-naznacen-nacalnikom-otdela-mvd-po-iutazinskomu-raionu