Үзәк китапханәдә "Конституция - Россиянең төп законы" темасына хокукый сәгать узды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан Үзәк китапханәдә Урыссу 2нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен «Конституция — Россиянең төп законы» дигән темага хокукый сәгать үткәрелде. Китапханәче Рузилә Гәрәева балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы һәм аның илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләде. Укучылар Конституциянең төп нигезләмәләрен, анда беркетелгән кеше хокукларын һәм бурычларын искә төшерделәр, шулай ук сәяси терминнарны тикшерделәр.

 

Хокукның яшь белгечләре «Барысы өчен дә төп закон» интеллектуаль уенда катнаштылар, уенда төрле катлаулылыктагы биремнәр: «Россия Конституциясе битләре буенча», «дәүләт бәйрәмнәре», «сүзләрнең мәгънәләре» булды. Балалар активлык  һәм югары дәрәҗәдәге хокукый белемнәрен күрсәттеләр. Чара азагында барысы да законнарны белү һәм дөрес куллану цивилизацияле тормышның аерылгысыз өлеше дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

     Бу чара яшүсмерләрнең үз илебез тарихы белән кызыксынуын арттыруга, хөрмәт, горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, шулай ук Конституциянең һәм дәүләтебез өчен символиканың әһәмиятен аңлауга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International