Лениногорскида грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда Ютазы спортчылары да катнашты

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 5 декабреннән 7 декабренә кадәр Лениногорск шәһәрендә 18 яшькә кадәрге кадетлар арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

 

«Олимп» спорт мәктәбе спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 

Мәсәлән, 92 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Җәлил Хожаков җиңү яулады.

 

51 кг га кадәр авырлык категориясендә Искәндәр Зәйдуллин икенче урынны алды.

 

Безнең егетләрне, Җәлил һәм Искәндәрне, шулай ук аларның тренерларын — Алинур Хәмитов һәм Тимур Борһановны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International