Ютазы районында яшь гражданнарга Россия паспортлары тапшырылды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән «патриотик тәрбия» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, бүген Ютазы районында яшь гражданнарга Россия паспортлары тапшырылды. ЗАГС бүлегенең теркәү залында район башлыгы Аяз Шәфигуллин тантаналы шартларда 12 яшь ютазылыга паспорт тапшырды. Аяз Әдипович үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген үзенчәлекле көн. Россия Федерациясе Герое - дәүләт һәм халык алдындагы казанышлар өчен бирелә торган дәүләт бүләге. Аяз Әдип улы балаларга киләчәктә үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, Ватанны яратуларын һәм үз урыннарын табуларын, шулай ук Россия Федерациясе гражданинының төп документына сак карауларын, хокукларын һәм бурычларын истә тотуларын теләде.

 

         Яшь гражданнар алдында Әфганстандагы сугышта катнашучылар һәм инвалидларның Татарстан иҗтимагый оешмасының Ютазы районы бүлеге җитәкчесе, Әфган ветераны Ренат Кадыйров чыгыш ясады. Ул яшь буынга тормыш юлында уңышлар теләде: "Мин сезнең илебез белән горурлануыгызны телим, ышанам ки, сез тормышта үз бурычыгызны табарсыз һәм Россия файдасына эшләячәксез, сезгә үз илегезне яратуыгызны һәм әти-әниләрегезне хөрмәт итүегезне телим".

 

         Паспорт алган балалар чараның тантаналы булуына бик шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International