Ютазы районы эчке эшләр бүлеге коллективы хезмәттәшен шатланып каршы алды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Ютазы районы эчке эшләр бүлеге коллективы озын командировкадан кайткан хезмәттәше Камаев Рушан Зөфәр улын шатланып каршы алды.

 

Алты ай дәвамында ул Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды командиры урынбасары һәм Төньяк Кавказ федераль округында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Временный» исәп-хисап системасы башлыгы вазифаларын башкарды.

 

Рушан Зөфәр улы командировка турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Дагыстан Республикасының таулы җирендә хезмәт итү минем күңелемдә иң күңелле истәлекләр калдырды. Анда табигать искиткеч, ә җирле халык Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә үзенеке кебек карый .

 

Минем гаиләмә, туганнарыма һәм дусларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә, алар миңа һәрвакыт ярдәм итеп тордылар һәм минем кайтуымны түземсезлек белән көттеләр. Хезмәт тиз узып китсә дә, ул бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яңа танышлар калдырды. Мин сезнең ярдәмегез һәм аңлавыгыз өчен бик рәхмәтле".

 

Үзенең хезмәте вакытында Рушан Зөфәр улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказ федераль округы буенча Баш идарәсе башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шулай ук Дагыстан Республикасы һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрыннан Рәхмәт хатлары алды.

 

 

 

"Ютазы таңы" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International