Авылда Ватаныбызны саклаучыларга ничек ярдәм итәләр?

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Әбсәләм авылында «Без бәргә» исемле волонтерлар төркеме оештырылды, аның максаты - солдатларыбызга ярдәм күрсәтү, бергәләп фронтка җибәрү өчен кирәкле кирәк-яраклар алу өчен акча җыю.

 

Җылы оекбашлар бәйләү, өйдә токмач, үлән чәйләре әзерләү, тәрәзә шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үрү, кирәкле әйберләр һәм азык-төлек җыю-болар барысы да аларның көндәлек эшенең бер өлеше булып киткән.

 

 Ярдәм кулы сузу - аларның көндәлек эшенең бер өлеше булды.

Һәрбер кечкенә яхшылык безне зур максатка - җиңүгә якынайта!

 

 

 

"Ютазы таңы" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International