Әлеге мавыктыргыч һәм танып белү форматы катнашучыларның гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәрен ачыкларга гына түгел, ә укучылар арасында команда рухын һәм үзара аңлашуны үстерергә дә мөмкинлек бирде.
Квестта районның 9 мәктәбе катнашты, аларның һәркайсы үзләренең көчле командаларын тәкъдим итте. Бигрәк тә Урыссу 2 нче, Урыссу 3 нче һәм Ютазы урта мәктәпләре укучылары актив көч сынаштылар. Төрле биремнәрдә катнашучылар интеллектуаль мәсьәләләрне чиштеләр, иҗади сынаулар үттеләр һәм команда уеннарында катнаштылар, бу аларга үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Нәтиҗәдә 1 нче урынны Ютазы урта мәктәбе алды, 2 нче урынны Иске Урыссу урта мәктәбе һәм 2 нче Урыссу урта мәктәбе алды, ә 3 нче урынны Каразирек урта мәктәбе алды. Конкурс уңай эмоцияләр уятты һәм укучылар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм дуслык өчен менә дигән мәйданчыкка әверелде.
"Балалар иҗаты үзәге" МБУ методисты Вәлиева Г. И.
"Ютазы таңы" газетасы