Район мәдәният йортында район мәгариф учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары «Дуслык әйлән-бәйләне» муниципаль конкурсында үзләрен таныттылар.
Балалар җыр-биюләрдә үзләренең халык чыганакларына булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Яшь булуларына карамастан, матур милли костюмнар һәм колоритлы образлар кигән малайлар һәм кызлар үткән еллар атмосферасын, туган телне белүләрен җиткерә алдылар. Районның 13 мәктәбеннән килгән яшь талантлар тамашачыларга матур ял минутлары бүләк иттеләр, безнең җирлекләрдә төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәвен тагын бер кат искәрттеләр. Алар борын-борыннан тыныч һәм тату яшиләр. Бу тормыш постулатларына ютазылыларның алдагы буыннары, замандашлары да ияргән. Балаларның музыкаль номерлары нәкъ менә шул хакта "сөйләде". Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан район мәдәният йортында тәкъдим ителгән һәр концерт номеры аеруча җанлы һәм актуаль кабул ителде.
Һәр номер үзенчә уникаль һәм үзенчәлекле булды. Әмма конкурс, әлбәттә, көндәшлеккә исәпләнгән. Шуңа күрә компетентлы жюри җиңүчеләрне һәм призерларны, төп приз - Гран-при ияләрен билгеләде. Тамашачылар исә ягымлы елмаюлар һәм көчле алкышлар бүләк иттеләр.
Роза Әхмәдиева
"Ютазы таңы" газетасы